Accessibility links

Петербурда “Күрәлмаучанлыкка каршы марш” узды


Аның төп шигаре – “Расизмнан тыш Русия яклы”. Әлеге чара неонацистларга каршы эшләрдә эксперт хезмәтен алып барган һәм 2004 елны үтерелгән галим Николай Гиренконың туган көнендә оештырылды.

Чарада 150гә якын кеше катнашкан: хокук яклаучылар, оппозиция оешмалары, хәрәкәтләре һәм партияләре вәкилләре.

Марш соңгы елларда Русиядә үтерелгән чит ил кешеләренең исемнәрен атау белән тәмамланды.

Акция шәһәр җитәкчелеге рөхсәте белән узган.
XS
SM
MD
LG