Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Хөкүмәт АвтоВАЗны коткарачак


Русия премьер-министры Владимир Путин Русия хөкүмәтенең АвтоВАЗ бурычларын түләячәген һәм әлеге машина ясау ширкәтен коткару өчен миллионнарча доллар бирәчәген белдерде.

Без АвтоВАЗ җитәкчелегенә, аларның кризистан чыгу һәм тәррәкыять планына ярдам итәргә дип килештек диде Путин.

Аның әйтүенчә, хөкүмәт АвтоВАЗның бурычларын түләячәк, яңа җыю корылмасы төзиячәк, яңа эш урыннары булдырачак.

Икътисадый кризис чорында җитештерү кимү сәбәпле АвтоВАЗ хезмәткәрләренең чиреген эштән чыгарырга җыена.
XS
SM
MD
LG