Accessibility links

Казанда "дуңгыз" кизүенә каршы чаралар күрелә


Бүген Казанда эшлекле дүшәмбе җыелышында гриппка каршы чаралар тикшерелде.

Шәһәр башлыгы Ильсур Метшин транспортчылар, коммуналь, социаль хезмәтләрдәге һәр кешегә вакцина бирү күрсәтмәсен бирде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

"Роспотребнадзор" оешмасының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстанда 142 кешедә яңа грипп теркәлгән, аларның 44 - Казанда, 48 - Түбән Камада.

Татарстанда барлык урта мәктәпләрдә көзге каникулларның вакыты озайтылган.
XS
SM
MD
LG