Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Европага газ транзиты кимергә мөмкин


Русия премьер-министры Европага куыла торган транзит газның күләме кимергә мөмкин, дип белдерде.

Русия премьер-министры Владимир Путин Австрия премьеры белән очрашуда, илне Көньяк агым проектында катнашырга чакырды. Очрашудан соң үткәрелгән матбугат очрашуында якларның Көньяк агым газ үткәргече мәсьәләсендәге килешүгә нигездә ирешүе турында әйтелде.

Австрия канцлеры Вернер Файман Көньяк агым һәм Европа Берлеге алып бара торган Набукко проектлары энергияне алу юлларын төрлеләндерергә ярдәм итәчәк һәм көндәшләр буларак каралырга тиеш түгел, диде.

Журналистларның, кышын газ транзиты туктамас дип гарантия бирә аласызмы, дигән сорауга, Русия премьер-министры Владимир Путин : "бу сорау бүген Русиягә бирелерегә тиеш түгел", диде.

Әгәр Украина экспорт үткәргечтән газны ала башласа, без кулган газ күләмен киметәчәкбез, диде Путин матбугат очрашуында.
XS
SM
MD
LG