Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 елгы Универсиадага әзерләнү планы хөкүмәткә тапшырылды


Русиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы илнең хөкүмәтенә 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасына әзерләнү планын юллады. Бу хакта Студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцын хәбәр итте. План шушы берлек белән бергә әзерләнгән.

Аның сүзләренчә, планга дәүләт тарафыннан эшләнергә тиешле эшләр исемлеге, стимуллар һәм тәэмин итү яклары кертелгән.

Шулай ук студентлар спортына ярдәм итү планы да әзерләнә, дип хәбәр итте Матыцын.

Казанда Универсиадада кулланылачак спорт корылмалары төзелеше дәвам итә.
XS
SM
MD
LG