Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода бүген җирле сайлаулар уза


2008 елның февралендә бәйсезлек игълан иткәннән соң бу Косовода үтүче беренче сайлау.

Барлыгы миллион ярым кеше тавыш бирү хокукына ия. Хакимият иминлек булдыру өчен куркынычсызлык чараларын арттырды.

Азчылык сербларның сайлауда катнашуга карашлары төрле. Төбәкнең үзәгендә яшәүче 80 мең серб сайлауда катнашыр дип көтелә. Сербия белән чиктә - төньяк районнарда яшәүче 40 мең кеше сайлауга бойкот белдерә. Бу Косово бәйсезлеген танымаган Белград таләбе иде.

XS
SM
MD
LG