Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә гадәттән тыш хәл кертелгән


Сембердә шәһәр читендә кораллар саклана торган бинада чыккан янгыннан соң, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Рәсмиләр белдерүенчә, калдыкларны җыештыру өчен махсус өлкә штабы төзелгән. Шартламаган снарядларны юк итү эше алып барыла.

Рәсми мәгълүматлар 2 кешенең үлүен, 19-ының зыян күрүен әйтә. Шул ук вакытта бәйсез “Симбирский курьер” газетасы үлүчеләр саны күбрәк булырга мөмкинлеген яза.

Шимбә көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Русия саклану министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына илдәге барлык объектларны тикшереп чыгу йөкләмәсен бирде.
XS
SM
MD
LG