Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блэйн Стотхард Самарны агартып китте


Самарда "Яшьләрдә җенси агарту" исемле семинар узды. Катнашучылар каршында АКШта, Бөекбританиядә, Русиядә танылган инглиз профессоры Блэйн Стотхард чыгыш ясады. Стотхард әфәнде бу тармак буенча мәктәп укучылары өчен күп әсбаплар чыгарган автор. Профессор укытучыларга, табибларга, психологларга төрле илләрдә җенси тәрбиянең торышын сөйләде. Бу өлкәдә алдынгылар исемлегендә Швеция бара.

Нәтиҗәләр куанырлык. Швециядә 18 яшькә кадәр яшьләрнең 28% гына җенси тормыш белән яшәсә, Русиядә бу сан 63% икән, әлегә россияннар американнардан бер процентка артта калалар. Самар шәһәренең балалар баш гинекологы Марина Столбова әйтүенчә,

Самарда 18 яшкә кадәр булган 300 кыз аборт ясата. Ел саен балиг булмаган 100 кыз бала таба. Бу балалар, әлбәттә инде, уку, һөнәр турында хыяллана да алмыйлар, ди табибә.
XS
SM
MD
LG