Дәүләт Думасына Русия Федерациясенең дәүләт гимныннан Алла сүзен алу турында канун өлгесе тәкъдим ителде.
Канун өлгесен әзерләгән коммунист депутат Борис Кашин Конституция нигезендә Русиянең дини түгел, ә дөньяви дәүләт булуын, илдә кешеләргә дин тоту-тотмау, шул исәптән, теләсә нинди башка дин тоту иреге гарантияләнүен, күп кенә русиялеләрнең дин тотмавын һәм үзләрен атеист дип санавын искә алып, гимнның 12-нче юлындагы «Богом» сүзен «нами» сүзенә алмаштырырга тәкъдим итә.
Русия православ чиркәве Кашинның бу тәкъдименә каршы чыга.
Гимнның 12-нче юлында “Хранимая Богом родная земля!” дип җырлана.