Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Бенедикт XVI белән очрашачак


Русия президенты Дмитрий Медведев киләсе атнада Рим папасы Бенедикт XVI белән беренче очрашуын үткәрәчәк.

Кремль очрашуның 3 декабрьдә Медведевның Италия премьер-министры Сильвио Берлускони чакыруы белән Римга бер көнлек сәфәре барышында булачагын хәбәр итә.

Ватикан белән Рус православ чиркәве арасында гасырларча киеренке булып килгән мөнәсәбәтләр православларның католикларны совет чорыннан соңгы Русиядә эшчәнлекне көчәйтеп җибәрүдә гаепләве сәбәпле тагын да бозылып киткән иде.

Әмма соңгы арада Русия чиркәве үз позициясен бераз йомшартты һәм Рим папасы белән Русия патриархы арасында очрашу әзерләү турында сөйләшүләр баруын белдерде.
XS
SM
MD
LG