Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Атом агентлыгы белән хезмәттәшлекне киметү белән яный


Иран Халыкара атом агентлыгы белән хезмәттәшлекне нык кына киметү ихтималы турында кисәтә.

Иран парламенты башлыгы Али Ларижани сүзләренчә, Атом агентлыгы Көнбатыш җитәкчеләрен тыңлап, Тәһранга басым ясауны дәвам иттерсә, хезмәттәшлек киселергә мөмкин.

Бүген Иран канун чыгару җыелышы Халыкара атом агентлыгына нинди җавап кайтару мәсьәләсен тикшерә.

Элегрәк атом программаларын күзәтүче шушы Агентлык үзенең карарында Иранны хөкем итеп чыккан иде һәм яңа гына ачыкланган уран баету корылышын ябырга таләп иткән иде.

Шимбә көнне Иранның вәкиле, ил бернинди куркынычларга карамастан, атом программасын үстерәчәк, диде.
XS
SM
MD
LG