Кытай Синҗан уйгыр автоном төбәгендә июль аенда булган милләтара чуалышлар чорында кеше үтерүләрдә һәм башка җинаятьләрдә гаепләнгән тагын 5 кешене үлем җәзасына хөкем итте.
Синхуа хәбәр агентлыгы төбәк башкаласы Өремчедәге мәхкамәнең тагын 2 кешене гомерлек төрмә җәзасына хөкем итүен дә белдерә.
Кытай шулай ук узган айда әлеге вакыйгаларга бәйле рәвештә 9 уйгырның үлем белән җәзаланганлыгын да игълан итте.
Өремчедә хан кытайлары белән уйгырлар арасындагы ул чуалышларда 200-ләп кеше һәлак булган иде.