Accessibility links

Иран белән аралары бозылган Русия җитәкчесе Израилгә җыена


Русия премьер-министры Владимир Путин киләсе елда Израилгә барачагын белдерде.

Путин моны Мәскәүгә килгән Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман белән очрашуда әйтте.

Күптән түгел генә Тәһранның күптәнге партнеры булган Русия Иран атом програмына каршы позициясенең көчәюен сиздергән иде.

Сишәмбе көнне Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Халыкара атом энергия идарәсенең Иран атом програмын тәнкыйтьләүче резолюциясен Русиянең дә хуплавын хөкем итеп чыкты.

Иран шулай ук Мәскәүне Тәһранга С-300 һава һөҗүменнән саклану корылмасы сату килешүен гамәлгә ашыруны сузуда гаепли.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG