Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга A/H1N1 вирусы вакцинасы кайтарылды


Республикага вәгъдә ителгән 309 мең вакцинаның 95 мең 800-е Казанга кайтты.

Башкала хастаханәләренә аларның 32 мең 600-е биреләчәк. Ә калганнары Татарстан районнарына җибәрелә.

“Комсомольская правда” язуынча, беренче чиратта прививка медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе эшчеләренә ясалачак.

Татарстанда бүгенге көндә “дуңгыз” кизүе белән авыручы 1071 кеше теркәлгән. Татар-информ хәбәр итүенчә, авыручылар 41 районда ачыкланган.

Иң күп авыру йоктыручылар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Алексеевски, Актаныш һәм Чистай районнарында.
XS
SM
MD
LG