Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге янгын сәбәпле бер кеше кулга алынды


Пермь – Пермь шәһәре мәхкәмәсе “Хромая лошадь” исемле күңел ачу урынында чыккан янгын сәбәпле бер кешене кулга алырга карар биргән.

Төнге клубта пиротехника урнаштырган эшкуар Сергей Дербенев кулга алынган. Янгын нәкъ шул пиротехникадан чыккан дип санала.

Моннан тыш клубның өч җитәкчесе тоткарланган. Якын арада аларга да гаепләү белдереләчәк.

Русия президенты Дмитрий Медевдев бу фаҗига өчен гаеплеләргә иң кырыс җәза бирергә чакырды.

Шимбәгә каршы төндә клубта янгын чыгу нәтиҗәседә, соңгы мәгълүматларга караганда, корбаннар саны 112гә җиткән. 100дән артык кеше җәрәхәтләр алган. Күбесе авыр хәлдә Мәскәү, Петербур, Чиләбе хастаханәләренә китерелгән.

Якшәмбедә Пермьдә беренче җеназалар үтте. Пермь халкы каза булган урынга чәчәкләр сала, шәмнәр куя.

Интерфакс хәбәренә караганда, Пермь шәһәре идарәсе корбаннарның гаиләләренә 100 мең рубль күләмендә акча бүлеп бирергә карар иткән.

Дүшәмбе 7 декабрь көне Русиядә матәм көне дип игълан ителде.
XS
SM
MD
LG