Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обамага Нобель тынычлык бүләге тапшырылды


Нобель комитеты вәкиле АКШ президенты Барак Обамага 2009 елның тынычлык бүләген бирү турында махсус диплом тапшырды.

Элегрәк Нобель бүләген тапшыру комитеты вәкиле Барак Обамага быелгы премияне тапшыру сәбәпләрен аңлатты. Аерым алганда, ул АКШ президентының экстремистлыкка каршы көрәшен, ракеталардан саклану системасы төзү планыннан баш тартуын, климат үзгәрүенә каршы конкрет адымнар тәкъдим итүен атады. Үткән елда дөньяда тынычлык урнаштыр өчен аннан күбрәк эшләүче булдымы, дигән сорау куйды ул.

Нобель тынычлык бүләген бирү тантанасы Норвегия башкаласы Ослода бара. Быел Нобель бүләге комитеты тынычлык бүләген АКШ президенты Барак Обамага бирү карары дөньяда сораулар тудырган иде.

Чарада Норвегия патшасы гаиләсе, башка рәсми кешеләр катнашты.
XS
SM
MD
LG