Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Таиландта тоткарланган очкычта үз ватандашы булуын раслады


Минск – Беларус тышкы эшләр министрлыгы Таиландта тоткарланган очкычта Беларус ватандашы булуын раслады. Бу хакта бүген Интерфакс агентлыгы хәбәр итте.

Шимбә көнне Таиланд хакимиятләре корал төялгән Ил-76 очкычын тоткарлаган иде. Аның экипажында дүрт Казахстан һәм бер Беларус ватандашы бар дип хәбәр ителгән иде.

Пилотлар Бангкок һава аланында ягулык салу өчен туктарга рөхсәт сораган. Җирле тикшерүчеләр очкычта ату кураллары, шартлаткыч, гранатомет һәм башка төрле кораллар тапкан.
XS
SM
MD
LG