Accessibility links

Абхазия һәм Науру дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра


Сухумда Абхазия һәм Науру республикасы тышкы эшләр министрлары дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру килешүен имзалады.

Абхазия президенты Сергей Багапш Сухумга БМО дәүләтләре белән элемтәләр урнаштыру мөһим булуын әйтте.

Науру – Тын океаны көнбатыш өлешендәге кечкенә генә утрау дәүләт. Ул дөньяда иң кечкенә бәйсез республика санала.
XS
SM
MD
LG