Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөнтәзирине җирләү мәрасимендә хөкүмәткә каршы шигарьләр яңгырады


Бүген Иранда хөкүмәтне тәнкыйтьләгән дини башлыклардан Аятулла Хөсәен Мөнтәзирине җирләү мәрасимендә меңләгән кеше катнашты. Мөнтәзиринең җиназа намазында катнашырга дип килгән халык, хөкүмәткә каршы шигарьләр кычкырды. Мөнтәзирине җирләү мәрасимендә шулай ук оппозиция башлыклары Мир Хөсәен Мусави белән Мәһди Карруби дә катнашты.

Мөнтәзири 1979 ел булган Ислам инкыйлабың төзүчеләрдән иде. Илнең рухи башлыгы итеп ул сайланырга тиеш иде. Ләкин соңыннан Хомәнейнең вафатына якын чыккан фикер аермалыклары сәбәпле дини башлык вазифасына Хамәнәи китерелде.

Ислам инкыйлабының фикер башлыкларыннан булган Мөнтәзири соңгы вакытта Әхмәдиниҗат хакимиятенә каты тәнкыйть белдереп, хөкүмәтне ислам исеме астында көч куллануда гаепләде.
XS
SM
MD
LG