Accessibility links

Ватиканда Рим папасы Бенедикт XVI-га һөҗүм булды


Ватиканда узган төндә Рим папасы Бенедикт XVI-га һөҗүм нәтиҗәсендә Раштуа гыйбадәте өзелә язды.

Изге Петр чиркәвендә Бенедикт җитәкчелегендә барган гыйбадәт вакытында бер хатын киртә аша сикереп чыгып Бенедиктны аяктан бәреп екты.

Сакчылар шунда ук ул хатынны читкә алып китеп 82 яшьлек Бенедиктка аягына торырга ярдам итте.

Аңа бер зыян да булмаган.

Һөҗүм итүче хатын тоткарланган. Ул психик авыру булырга мөмкин диелә.
XS
SM
MD
LG