Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә эшсезлек 8.1 процент, киләсе елда тагын да артачак


Русиянең дәүләт статистика комитеты ноябрь ахырына илдә 6.1 миллион кешенең рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгәнлеген белдерде.

Бу илдәге эшләрлек хәлдәге халыкның 8.1 проценты дигән сүз.

Премьер-министр урынбасары Александр Жуков Федерация Шурасында чыгыш ясап киләсе елда эшсезлек дәрәҗәсе 8.6 процентка җитәргә мөмкин диде.

Жуков әйтүенчә, хөкүмәт яңа эш урыннары булдыру өчен киләсе елда икътисадка миллиардларча сум кертергә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә аерым игътибар күрсәтергә җыена.
XS
SM
MD
LG