Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда полиция оппозиция белән бәрелеште


Иран полициясе шыгыйларның Гашура бәйрәме уңаеннан хөкүмәткә каршы яңа протест чаралары оештырырга теләгән оппозиция вәкилләре белән бәрелеште.

Шаһитләр әйтүенчә, иминлек көчләре Тәһранда демонстрациячеләргә күпләп җыелу мөмкинлеге бирмәгән.

Оппозицион интернет сәхифәләре язуынча, кайбер демонстрациячеләр ИСНА хәбәр агентлыгы бинасына сыенгач, полиция анда да бәреп кергән.

Иранда чит ил мәгълумат чараларына протест җыеннарын яктырту тыелу сәбәпле бу бәрелешләр турындагы хәбәрләрне бәйсез чыганаклардан раслау мөмкин түгел.
XS
SM
MD
LG