Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда оппозициянең 7 абруйлы вәкиле кулга алынган


Интернеттагы агентлыклар хәбәр иткәнчә, тоткарланучылар арасында президентлыкка элекке нәмзәт Мирхөсәин Мусавиның киңәшчесе, элекке-президент Мөхәммәд Хатами оештырган фонд вәкилләре бар. Иранның элекке тышкы эшләр министры Әбрәһим Язди да кулга алынган дип хәбәр ителә.

Төрле мәгълүматларга караганда, якшәмбе көнне полиция һәм каршылык чараларына чыгучылар арасындаг булган бәрелешләрдә 8 алып 15 кадәр кеше үлгән. Үлүчеләр арасында оппозиция җитәкчеләренең берсе Мирхөсәин Мусавиның туганы Али Мусави да бар.

Көнбатыш илләре Иран хакимиятләрен гаепләп чыкты.
XS
SM
MD
LG