Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинның кассация шикаятен 15 гыйнварда караячак. Татарстан президентының элекке сүзчесе, журналист Ирек Мортазинга “яла ягу” гаепләүләре белән 1 ел 9 айга сөргенгә җибәрү җәзасы бирелгән иде.
Мортазинга Татарстан президентының үлеме турында ялган хәбәр тарату һәм китабында басылган мәгълүматлар өчен берничә мәддә белән гаепләү белдерелгән иде. Мәхкәмә ул “шәхси тормышның кагылсызлыгын бозу”да гаепсез, дигән карар чыгарды.
Шулай ук мәхкәмә гаепләүнең 282нче мәддәнең “Социаль төркемгә көч куллану янавы белән дошманлык һәм нәфрәт тудыру” турындагы 2нче өлешен шул ук мәддәнең “Мәгълүмат чараларын кулланып дошманлыкны җәмгыять алдында тудыру” турындагы 1нче өлешенә алмаштырды, дип яза 116.ru агентлыгы.
Мәхкәмә вәкиле хәбәр иткәнчә, бу эшне карау видеоконференция рәвешендә барачак. Ирек Мортазин хөкемдарлар белән СИЗОдан сөйләшәчәк.