Accessibility links

Кайнар хәбәр

Georgian Airways ширкәтенә Русиядә очарга рөхсәт ителде


Русия транспорт министрлыгы Georgian Airways "Грузия һава юллары" ширкәтенә 8 алып 10 гыйнварга кадәр Русиядә очышлар оештырырга рөхсәт бирде. Бу хакта агентлыкларга министрлыкның рәсми вәкиле белдерде.

Көнгә бер очыш ясау мәҗбүри шарт итеп куела. Әлегрәк Русиянең транспорт министрлыгы Georgian Airways ширкәтенә 29 һәм 30 декабрьдә Тифлис һәм Мәскәү арасында очарга рөхсәт биргән иде. Әмма Грузия ягы алардан баш тартты. Ширкәт вәкилләре очышларны техник яктан оештырырга өлгермәү турында белдерде, чөнки рөхсәт бер көн кала гына бирелгән.

Барлыгы Georgian Airways 26-30 декабрь һәм 6-10 гыйныварда 10 очыш ясарга теләк белдергән иде.

Русия һәм Грузия арасында һава транспорты йөреше чираттагы тапкыр 2008 елның августында булган сугыштан соң туктатылган иде.
XS
SM
MD
LG