Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда меңнәрчә кеше йортсыз калды


Таҗикстанның Бадакшан районында булган көчле җир тетрәү аркасында, төрле мәгълүматларга караганда берничә меңнән алып 20 меңгә кадәр кешенең йорты җимерелгән.

Зил-зилә Рихтер үлчәме белән 5,2 дәрәҗәсендә булган, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

"Азатлык"ның таҗик редакциясе хәбәр әйткәнчә, Бадакшанда Ванж авылы аеруча зыян күргән, торак йортлар ишелгән, электр уты чыбыклары өзелгән, юллар ватылган. Җирле хастаханә һәм мәктәп тә ишелгән.

Авыл мулласы Йодовар Холов, кешеләр өйләренә кайтырга курка, дип хәбәр итте.

Җирле хакимиятләр, ярдәм күрсәтү эшләре авылның уңайсыз җирдә урнашуы аркасында авыр бара, дип аңлата.

Җирле кешеләр бернинди ярдәм күрсәтелмәвенә зарлана. Ванж авылы халкы мондый җир тетрәүләр 2007 елдан соң торган саен ешрак кабатлана башлады, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG