Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган парламенты хакимият нәмзәтләре өчен яңадан тавыш бирә


Әфганстан парламенты янә бер тапкыр министр нәмзәтләре өчен тавыш бирәчәк.

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи парламентның 45 көнлек кышкы ял көннәрен кичектерелүе турында белдерү ясады.

Мәгълүм булганча, Карзаи үз хакимиятен тәшкил итәчәк нәмзәтләрне парламент әгъзаларына тәкъдим иткән иде. Ләкин Карзаи тәкъдим иткән 24 нәмзәтнең 17се парламентның хуплавын алмады.

Әфган башлыгы Карзаи, яңа нәмзәтләрнең парламентка тәкъдим ителәчәген, хакимият әгъзалары сайлаганга кадәр кышкы ялларның башланмaячагын әйтте.

Әфганстан парламентында кышкы яллар 5 гыйнвардан башланырга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG