Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда җиде CIA хезмәткәрен үтергән интихар һөҗүмченең видеоязмасы чыккан


“Әл-Җәзир” телевизион ширкәте һәм берничә гарәп һәм Пакстан телеканаллары күптән түгел CIAның 7 хезмәткәре үлеменә китергән Әфганстан хәрби базасындагы терактның видеоязмасын күрсәтте

Һумам Хәлил Әбу Мулал әл-Балави узган елны американ ракета һөҗүме нәтиҗәсендә үлгән Пакстан талибларының элекке җитәкчесе үлеме өчен уч алу дип белдерә. Видеозмада Әл-Балави янында Пакстандагы Талибан хәрәкәтенең яңа җитәкчесе Хәкимулла Мәхсуд тора.

Элегрәк американ мәгълүмат чаралары әл-Балави Әл-Каидәгә һәм Үрдүн хөкүмәтенә эшләгән “икеләтә агент” булган дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG