Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дакар 2010"ның 10нче өлешендә дә Владимир Чагин җиңде


"КамАЗ-Мастер" такымының спортчысы Владимир Чагин ярышның 586 километрлык 10нче өлешендә финишка иң беренче булып килгән. Бу Чагинның "Дакар" ярышларында катнашу дәверендә 55нче җиңүе. Бу әлеге ярышның абсолют рекорды. Аның кебек бер спортчының да моңа кадәр бер ярышта бу хәтле җиңгәне булмаган.

Шулай ук КамАЗ машинасында йөргән Фирдәүс Кәбиров әйткәнчә, юл тар булган, таулар аша үткән, анда спортчылар бер-берсен уза алмаган. Кәбиров икенче булып килгән.

"Дакар"да катнашкан өченче КамАЗ машинасының көпчәге тишелгән. Илгизәр Мәрдиев җитәкчелегендәге төркемгә көпчәк алмаштырырга туры килгәнгә күрә, экипаж 38 минут югалткан. Алар идарә иткән КамАЗ 17нче булып кына килгән.
XS
SM
MD
LG