Accessibility links

Кайнар хәбәр

БMO Һаитигә ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтергә чакыра


БМО вәкилләре Һаитиның башкаласы Порт-о-Пренс шәһәрендә сакланып калган шәһәр стадионында күчмә һоспиталь кору һәм халыкны ашату урыннары оештыру өчен $550 миллион кирәк, дип белдерде.

"Кызыл хач" оешмасы мәгълүматларга караганда, Һаитидә 50 меңләп кеше һәлак булган. Төгәл мәгълүмат юк. 300 меңләп кеше тораксыз калган, дип исәпләнә.

Һаитигә ярдәмне китерү өчен һава алланнары һәм портлар җитми.

Бу илдә көчле җир тетрәү 12 гыйнварда булган иде.
XS
SM
MD
LG