Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибанга каршы торган депутатка һөҗүм булды


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Пишавәр шәһәрендә бер машинаның шартлавы нәтиҗәсендә, бер вилаять мәҗлесе депутаты һәм җирле сәясәтче Аурәнҗәб Хан яраланды. Машинага урнаштырылган интихар һөҗүмендә рәсмиләр белән бергә тагын 3 кеше яраланды.

Һөҗүмнең депутатка каршы махсус юнәлдерелгән булуы белдерелә. Ул Пакстанда талибанга каршы булган чыгышлары белән таныла иде.
XS
SM
MD
LG