Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски татарлары Акбулатов губернатор булыр дип өметләнә


Красноярски татар җәмәгатьчелеге губернатор вазыйфаларын башкаручы Әдһәм Акбулатов якын арада бу урынга тулысынча билгеләнер дип өметләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына Красноярскиның “Яр” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вәгыйз Фәйзуллин белдергән.

Әдһәм Шөкриевич 2007 елны Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае вәкиле иде һәм аның эшендә актив катнашты.

Акбулатов 1960 елның 18 июнендә Красноярски краенда туган. Красноярски политехника институтын һәм Русия хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, техника фәннәре кандидаты.
XS
SM
MD
LG