Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тиһипко, Украинада кем президент булуына карамастан, премьер булырга әзер


Украинадагы президент сайлауларында өченче урынны алган намзәт Сергей Тиһипко, теләсә кайсы президент хакимиятендә премьер-министр булып эшләргә риза булуын белдерде.

"Мин читтә кала алмыйм. Әгәр яңа президент, ул Виктор Янукович булсын, Юлия Тимошенко булсын, парламентта күпчелек җыя ала икән һәм миңа премьер-министр урынын тәкъдим итә икән, мин баш тартмаячакмын", дип белдерде Сергей Тиһипко Киевта булган матбугат очрашуында.

Сүз миңа эш табу турында түгел, пакетлы килешү, кризиска каршы программа язылган килешү турында бара, диде Тиһипко.

Украина сәясәтчеләре икенче тур президент сайлауларына әзерлек алып бара. 17 гыйнварда булган сайлауда Виктор Янукович 35% , Юлия Тимошенко 25% тирәсе тавыш җыйган иде. Тиһипко 13% тавыш казанды.
XS
SM
MD
LG