Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: террор куркынычы һаман да бар


Федераль иминлек хезмәтенең еллык утырышында чыгыш ясаганда, Русия президенты Дмитрий Медведев, оешма 80ләп террор гамәлен булдырмый калды, криминал төркемнәрдән барлыгы 500 артык җинаятьчене зарарсызландыра алды, диде.

Ингушетия, Дагыстан, Чечня республикасындагы җинаятьчел акцияләр террорның һаман да җәмгыятькә куркыныч тудыруы турында сөйли, диде Медведев.

Ул идән асты җинаятьчел төркемнәре, аларның юлбашчыларын һәм террор гамәлләрен башкаручыларны табу юнәлешендә эшне дәвам иттерергә чакырды.

Бу эшкә ул хакимият оешмаларын, ватандашлар җәмгыятен җәлеп итәргә кирәк, диде Медведев.

Шулай ук, Медведев Федераль иминлек хезмәтен Көньяк Осетия һәм Абзахия чикләрен ныгыту юнәлешендә эш алып барырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.
XS
SM
MD
LG