Accessibility links

Газпромның чиста табышы 36 процентка кимегән


Русиянең Газпром ширкәте узган елның беренче тугыз аенда чиста табышының 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда 36 процентка кимегәнлеген белдерә.

Газпром белдерүенчә, гыйнвар-сентябрь айларында ширкәт 479.3 миллиард сум чиста табыш алган.

Анда 9 айда сату күләме 7 процентка кимегщнлеге, эшчәнлек чыгымнары 16 процентка артканлыгы әйтелә.

Эшчәнлек чыгымнары арту Урта Азиядән сатып алынучы газ бәясенең күтәрелүе белән аңлатыла.

Русиянең иң зур ширкәте Газпром дөньяда газ чыгаручы иң зур ширкәт тә булып тора.
XS
SM
MD
LG