Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эхо Москвы" мәхкамәдә Сталинның балаларны үтертүен дәлилләде


Сталин оныгы, 73 яшьлек Евгений Джугашвилиның “Эхо Москвы” радиосына каршы мәхкамәгә мөрәҗәгате март башында каралачак.

Бүген Мәскәүнең Пресненский мәхкамәсе утырышында радионың баш мөхәррире Алексей Венедиктов дәлил буларак Сталинның балигъ булмаганнарны атып үтерүне рөхсәт итүче күрсәтмә имзалавын раслаучы документны китерде.

Джугашвилиның адвокаты Леонид Жура бу документның ялган булу мөмкинлеген әйтеп, җиңгән очракта Джугашвили “Эхо Москвы” түләячәк акчаларны яңа мәхкамә эшләренә тотачак диде.

Ике ай элек радиотапшыру алып баручы “Сталин балаларны 12 яшьтән халык дошманы буларак атып үтерүне рөхсәт итүче күрсәтмә имзалаган” дип әйтте һәм моннан соң берәү дә совет җитәкчесен яклый алмаячак дип белдерде. Джугашвили бу сүзләрдән баш тартуны һәм әхлакый зыян өчен 10 милион сум түләүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG