Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда милиция түрәләренең үлемен тикшерәләр


Дагыстанда Эчке эшләр идарәсе башлыгы Әхмәт Магомедовның үлемен тикшерәләр. Русия прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин, бу үтереш Магомедовның һөнәри эшчәнлеге белән бәйләп карала, дип хәбәр итте.

Җомга көнне Магомедов барган машина утка тотылган. Ул һәм аның ике сакчысы, автомобиль йөртүчесе һәлак булган иде.

Шул ук көнне Дагыстанның Избербаш шәһәрендә экстремизм белән көрәшүче район ара бүлек башлыгы Гапиз Исаев үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG