Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев 4 төбәкнең башлыгын алмаштыра


Русия президенты Дмитрий Медведев Ханты-Манси автоном бүлгесе, Яһүд автоном бүлгесе, Дагыстан һәм Красноярски парламентларына президент урынына яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте.

“Интерфакс” агентлыгы язганча, Русия президенты Дмитрий Медведев губернаторларны алмаштыру сәясәтен алып бара. Бу хакта агентлыкның Кремльдәге чыганагы хәбәр иткән. Русия төбәкләренә тәкъдим ителгән кешеләрнең дүртесе дә яңа җитәкчеләр.

Губернатор урынына тәкъдим ителгәндә эш күрсәткечләре, җирле халыкның төбәк җитәкчесенә ни дәрәҗәдә ышаныч белдерүе, иң югары урында ничә мөддәт эшләве дә исәпкә алыначак, дип әйткән Мәскәү Кремле вәкиле "Интерфакс" агентлыгына.
XS
SM
MD
LG