Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русиягә янамавын белдерә


Русиянең хәрби доктринасында НАТОны куркынычлар рәтенә кертү, ике арадагы хезмәттәшлекне арттыру барган чынбарлыкка туры килми, диде альянсның рәсми вәкиле Дмеймс Аппатурай.

НАТО Русиянең куркыныч итеп санамый, үзе дә илгә куркыныч тудырмый, дип белдерде альянсның рәсми вәкиле.

Ул хәзер Мәскәүдә НАТО төркеменең эшләве һәм аларның бугенге заман куркынычларына бәя бирүен әйтте. Алар рәтенә террорчылык, Эфганстандагы тотрыксызлык, наркотиклар әйләнеше, пиратлык, күпләп үтерү коралларының таралуы кертелгән, дип әйткән Аппатурай.

Русия хәрби доктринасына НАТО куркынычлар арасында кертелгән иде.
XS
SM
MD
LG