Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко Януковичны гаепли


Юлия Тимошенко президент сайлавында җиңеп чыккан Виктор Януковичны сайлау алды чараларында халыкны буш вәгъдәләр белән алдауда гаепләп чыкты. Тимошенко сайлаудан соң ясаган беренче чыгышында нәтиҗәләр турында сүз әйтмәде.

Үзәк сайлау шурасы 7 февральдә узган икенче тур президент сайлавында Януковичның җиңеп чыгуын игълан иткән иде.


Янукович исә үз чыгышында Тимошенконы халык таләбен танып, вазыйфадан чигенергә чакыра.


Тимошенконың ярдәмчесе Александр Турчинов хөкүмәтнең бары тик парламент сайлавыннан соң гына вазыйфадан китәчәген белдерә.

XS
SM
MD
LG