Махачкала – Дагыстанның яңа президенты Магомед-салам Магомедов бүген рәсми рәвештә вазыйфасына кереште.
Инагурация чарасы Махачкаланың урыс драма театры бинасында үткән. Тантанада Русия президентының Төньяк-Кавказ бүлгесендә вәкиле Александр Хлопонин, Чечня президенты Рамзан Кадыйров, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин катнашкан.
45 яшьлек Магомед-салам Магомедов бу вазыйфага Дагыстанның халык җыелышы тарафыннан 10 февраль көнне расланган иде.
Аның әтисе – Магомед-али Магомедов республика белән 1987-2006 елларда җитәкчелек итте.