Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт Гайнетдингә бүлгеләр "мөфтиләре" өчен кисәтү белдерде


Русия юстиция министрлыгы Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә Идел Буе, Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк федераль бүлгеләрдә шураның бүлекчәләрен булдырган өчен кисәтү белдерде.

Министрлык кисәтүендә бу карар Русия кануннарына һәм шураның низамнамәсенә туры килми диелә.

Русиянең кайбер төбәкләренең мөфтиләре дә шураның әлеге гамәленә ризасызлык белдерде.

Петербур диния идарәсе рәисе Җәфәр Пончаев, әгәр дә Гайнетдин әлеге карарыннан кире кайтмаса, Русия мөселманнарын берләштерүне вакытлыча туктату тәкъдиме белән чыгачагын әйтте.

Пермь ягы мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин “Виртуаль вазифалар гына башкаручы, үз карамакларындагы җирләрдә дини тормышка тәэсир итмәүче һәм итмәячәк 4 мөфти барлыкка киләчәк", - диде.

Дагыстан мөселманнары дини идарәсе вәкиле, Махачкаладагы Ислам университет үзәге ректоры Мәкъсуд Садыйков Кавказдагы вәзгыять үзенчәлекле, андагы хәлләр Мәскәүдән күренми дип белдерде.
XS
SM
MD
LG