Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә ике генералны илдә түнтәрелеш әзерләүдә гаепләделәр


Төркия мәхкәмәсе ике югары хәрбине 2003 елны илдә түнтәрелеш әзерләүдә гаепләде.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу элек Беренче армияне җитәкләгән генерал – Четин Доган һәм махсус билгеләү көчләре башында торган Энгин Алан.

Мәхкәмә кулга алу карарын чыгарган 33 кеше арасында бу иң билгелеләре. Шулай ук хәрби һава көчләре һәм хәрби диңгез флоты хәрбиләре дә кулга алынган иде. Әмма мәхкәмә аларга гаепләүләр белдермәде һәм сактан азат итте.

Түнтәрелеш әзерләү эшен тикшерү армиягә һәм сәяси җитәкчелеккә карата киеренкелекне тагын да арттырды. Һәм күзәтүчеләр фикеренчә, бу илнең икътисадына начар чагылыш ясарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG