Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә йөзләп кеше катнашкан пикет узды


Чиләбе уртасында йөзләп кеше пикетка чыккан.

19 февральдә Дәүләт Думасында чираттагы тапкыр “Табигый монополияләр күрсәткән хезмәтләрнең бәясен көйләү” турындагы канун проектын кире кагуга, халык каршы чыкты.

Азатлык хәбәрчесе мәгълүматләренә караганда, шәһәр уртасына жыелган халык: “Тормыш яхшырмады, ләкин кыйммәтләнде”, Барыгыз да пенсионер булачак, гадел пенсияләр түләгез”, “ЖКХ тарифлары үсмәсен!” “Министрлар конституцияне укыгыз!” “Ике баласы булган атаны салымнардан азат итегез!” - дигән өндәмә-плакатлар белән чыккан.

Пикетта пенсионерлар гына түгел, яшьләр дә катнашкан. Ләкин алар янына хәкимият вәкилләре килмәгән.
XS
SM
MD
LG