Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта сайлау нәтижәләрен саныйлар


Гыйракта, узган якшәмедә үткән парламент сайлауларның тавышларын санау дәвам итә.

Илнең сайлау комиссиясе беренче нәтижәләрне игълан итте.
Гыйракның башкаласында житәкчесе премьер- министр Нури Әль- Мәлики булган шыгыйлар коалициясе беренче урында.

Багдадтагы жиңү, парламентка мандатлар таратуда иң мөһиме булып саналырга мөмкин.

Әль -Мәлик блогы, Багдадтан башка, тагын өч көнъяк вилаятләрдә алдагы урыннарны били. Аның беренче көндәше, элекке премьер- министр Ияд Аллауи житәкчелегендәге сивил коалиция – алар төньяктагы ике вилаяттә беренче урында.

Сайлауларның иң соңгы нәтижәләре бары тик берничә атнадан гына әзер булачак, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG