Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия элекке президент Стамболич гаиләсенә компенсация түләгән


Сербия, 1980 нче елларда Югославия составында Сербия Социалистик республикасы прездиденты булып торган Иван Стамболич гаиләсенә 250 мең евро компенсация түләде.

1990 елларда, Сербия башында торган Слободан Милошевичны каты тәнкыйтькә тоткан Иван Стамболичны, 2000 елның августында Белградта урлап китәләр.

Өч ел узгач кына аның жәсәде табыла.

Мәхкәмә, Стамболичны Слободан Милошевичның шәхси фәрмәне белән махсус хезмәт кешеләре урлаган һәм үтергән, чөнки Милошевич сайлауларда аның көндәше жиңеп чыгудан курыккан, дип раслый.
XS
SM
MD
LG