Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Якын көнчыгыштагы махсус илчесе тәбәккә сәфәрен кичектерде


АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус илчесе Джордж Митчел дипломатик кризис сәбәпле ул төбәккә сәфәрен кичектерде.

Кризис сәбәбе - Израильнең Көнчыгыш Иерусалмида 1600 йорттан торган яҺүди кварталлары төзү планы.

Митчел израил-фәләстин солых сөйләшүләрендә арадашчы булып катнашырга ниятләгән иде.

Израиль премьер- министры Беньямин Нетаньяху, АКШ, Европа берлеге, гәрәп илләре тәнкыйтькә тотуга карамастан, ул йортлар төзеләчәк, дип белдерде.

Бүген Көнчыгыш Иерусалимда тәртипсезлекләр булган. Фәләстиннәр төркеме Израиль полициясенә ташлар аткан. Машиналарын аударган һәм тәгәрмәчләрен яндырган.. Зыян күрүчеләр хакында хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG