Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда кыр командиры Абу Халед үтерелгән


Чечняның Введено районнында махсус операция вакытында сугышчылар житәкчесе, чыгышы белән гәрәп илләреннән булган Абу Халед үтерелгән.

Пәнжешәмбе көнне, тауларда сугыш барган жирдә булган Чечня президенты Рамзан Кадыйров, үтерелгән сугышчы 13 ел элек килгән, Чечняда соңгы зур өч терактны оештыручыларның булган, дип хәбәр итте.

Элегрәк, чәршәмбе көнне башланган махсус операция вакытында коралланган төркемнәрнең тагын 6 әгъзәсе үтерелгән, дип хәбәр ителгән иде.

Ул сугышта шулай ук 3 милиционер һәлак булган, икесе яраланган.
XS
SM
MD
LG