Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Лукойл” Иранның нефть проектыннан чыга


Русиянең “Лукойл” нефть ширкәте Ирандагы Анаран ятмаларын эшкәртү проектыннан чыга.

“Лукойл”ның 2009 елгы хисабында, ширкәт Иранда үзенә 63 миллион долларлык зыян китерде, диелгән.

Шушы финанс югалтулар, АКШ ягыннан кертелгән иктисади чикләүләр сәбәпле эшләрне башлап булмау нәтиҗәсендә килеп чыкты, ди “Лукойл”.
XS
SM
MD
LG