Accessibility links

БМО Иранны чит ил тапшыруларын томаламаска чакыра


Берләшкән милләтләрнең Телекоммуникацияләр оешмасы Иранны иярчен аша тапшырыла торган чит ил телевидение һәм радио тапшыруларын электрон жайланмалар аша “томаламаска” чакыра.

Бүгенге белдерүендә оешма Иран хәкимиятләрен турыдан-туры гәепләмәсә дә, “томалаулар” Иранның үз эчендә башкарыла, ди.

Элегрәк АКШ, Европа берлеге, кайбер башка халыкара оешмалар, “томалауларны” мәгълүмат иреклеге принципларын бозу дип бәяләде.

Иранда “томалаулар” Би-би-си, Фарда (Азатлыкның фарси тапшырулары), “Америка авазы “ радиолары тапшыруларына ясала.
XS
SM
MD
LG